Намаз укыгач дога кылу! ----------------------- 🤲 Бу доганы гел кылыгыз!👇 🤲 Йә, Аллаһым, мине гөнаһларымнан, бәхетсезлектән, кабер газабыннан, көферлектән сакла. Мине түбәнлеккә төшерә торган әхлактан, миңа зыян китерә торган дустан, мине Синнән ерагайта торган өметтән, Сине оныттыра торган ярлылыктан сакла. 🤲 Йә, Раббым, мине һәлак итү куркынычы булган байлыктан да сакла. 🤲 Йә, Аллаһ, Син Үзеңнең иң яхшы колларыңа биргән бөтен яхшы нәрсәләрне миңа да бир, һәм Кыямәт көнендә Үзеңнең йөзеңне борачак нәрсәләрдән сакла мине. Минем җанымны мөселман хәлемдә ал, һәм мине яңадан терелткәндә мөселман хәлемдә терелт мине, Үз рәхмәтең белән бүләклә һәм Үзеңнең ләгьнәтеңнән сакла. 🤲 Йә, Раббым, әлегә мин исән чакта Син Үзеңнең колларыңны ничек яклыйсың, мине дә шулай якла, бакыйлыкка күчкәч, минем гөнаһларымны гафу ит һәм миңа рәхмәтле бул! 🤲 Аллаһым, яшәү минем өчен хәерле булса, мине исән-сау яшәт, әгәр минем өчен үлем хәерлерәк булса, миңа жинел үлем бир. 🤲 Йә, Аллаһым, үлгәндә мине дәҗҗәл фетнәсенә катнаштырма. Минем җанымны хак диндә килеш һәм иреннәремдә шәһадәт биргән хәлдә ал һәм мине Исламда булмаган килеш үлүдән, кабер газабыннан, бу тормыштагы бәхетсезлектән һәм бәла-казадан да сакла. Миңа ике дөньяда да бары тик яхшылыклар гына бир. 🤲 Йә, Аллаһ, Үзеңне танырга һәм яратырга ярдәм ит, Үзеңнән генә курка торган йөрәк бир. Сине гел искә алырга һәм Син кушканнарны үтәргә ярдәм ит. Син тыйганнардан тыелырга көч бир! Сине яратмаудан Үзең сакла мине. 🤲 Йә, Аллаһым, миңа Үзең риза булырдай гүзәл холык һәм Сиңа мөрәжәгать итәрдәй белем бир. Дөнья нигьмәтләренең рөхсәт ителгәннәрен генә бир. Синнән башкаларга гыйбадәт кылудан мине Үзең сакла, һәм Сиңа гына гыйбадәт кылып яшәргә көч бир. 🤲 Йә, Аллаһ, Минем гамәлләремне кабул ит, йөрәгемне икейөзлелектән һәм риядан сакла. Телемне ялганнан чистарт, күзләремне хыянәттән сакла. 🤲 Йә, Аллаһ, күз хыянәтен һәм йөрәкләрдә яшерелгәннәрне Син генә беләсең! 🤲 Йә, Раббым, мин Синнән, иман байлыгы, ышаныч, холкымның яхшыруын, кешеләр белән килешеп яши белүне һәм язмышыма язылганнардан риза булуымны ялварып сорыйм! 🤲 Йә, Аллаһ, Син яраткан гамәлләрне генә кылырга, Син яратмаганнардан тыелырга Үзең көч бир миңа. Сина йөрәгем белән тартылуны һәм Сиңа камил рәвештә сыенуны насыйп ит. Пәйгамбәребез с.г.в. сөннәте кушканнарны үтәргә ярдәм ит. 🤲 Йә, Аллаһ, Син - Раббым, минем һәм Синнән башка гыйбадәт кылырга яраклы башка бер Иләһ юк. Син мине яраттың, ә мин Синең колың, һәм мин көчем җиткән кадәр Сиңа тугрылыклы булачакмын. 🤲 Йә, Раббым, мин кылган гөнаһларымнан Сиңа сыенам, Синең тарафтан миңа карата кылынган мәрхәмәтеңне таныйм, һәм Үземнең гөнаһымны да таныйм. Гафу ит мине, чынлыкта, Синнән башка гөнаһларны беркем дә гафу итми! ✒ Бу доганы барлык танышларыгызга Аллаһ ризалыгы өчен таратыгыз, чөнки Пәйгамбәребез с. г. в. әйткән: "Кем яхшы гамэл эшләргә өйрәтеп калдыра, аңа шул эш өчен, бу гамәлне кылучыга килгән әжер-савап килеп торыр". (Мөслим, 3509)

Теги других блогов: намаз молитва ислам