ХОЗЫР ГАЛӘЙҺИССӘЛӘМ ӨЙРӘТКӘН ДОГА Мәгъруф Кәрхы сөйли: - “Төнлә бик күп намазлар укып, Рәсүлебезгә салаватлар әйтеп, йокыга киттем һәм шушы төнне бер төш күрдем. Төшемдә Хозыр галәйһиссәләм минем яныма килде һәм миңа бер дога өйрәтте, “бу доганы даими укысаң, шуның хөрмәтенә Аллаһы Тәгалә сине ачлыкка дучар итмәс, булган нигъмәтләрең кимемәс, киресенчә, артыр”, диде. Шулай ук, “бу доганы даимчылык белән укыган кешеләр минем белән күрешү өстенлегенә ия булырлар”, дип боерды. Әлеге дога будыр بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمِنِ الرَّحِيمِ أَللَّهُمَّ اِنَّا نَسْأَلُكَ مِنَ النِّعْمَةِ تَمَامَهَا * وَ مِنَ الْعِصْمَةِ دَوَامَهَا * وَ مِنَ الرَّحْمَةِ شُمُولَهَا * وَ مِنَ الْعَافِيَةِ حُصُولَهَا * وَ مِنَ الْعِيشِ اَرْغَدَهُ وَ مِنَ الْعُمْرِ اَسْعَدَهُ * وَ مِنَ الْاءِحْسَانِ اَتَمَّهُ * وَ مِنَ الْاءِنْعَامِ اَعَمَّهُ وَ مِنَ الْفَضْلِ اَعْذَبَهُ * وَ مِنَ اللُّطْفِ اَنْفَعَهُ * اَللَّهُمَّ كُنْ لَنَا وَ لَا تَكُنْ عَلَيْنَا * اَللَّهُمَّ اخْتِمْ بِالسَّعَادَةِ آجَالَنَا وَ حَقِّقْ بِالزِّيَادَةِ آمَالَنَا وَ اقْرُنْ بِالْعَافِيَةِ غُدُوَّنَا وَ آصَالَنَا وَجْعَلْ اِلَي رَحْمَتِكَ مَصِيرَنَا وَ مَآلَنَا * وَ اصْبُبْ سِجَالَ عَفْوِكَ عَلَي ذُنُوبِنَا * وَ امْنُنْ عَلَيْنَا بِاءِصْلَاحِ عُيُوبِنَا * وَ اجْعَلِ التَّقْوَي زَادَنَا وَ فِي دِينِكَ اِجْتِهَادَنَا وَ عَلَيْكَ تَوَكُّلَنَا وَ اعْتِمَادَنَا * اَللَّهُمَّ ثَبِّتْنَا عَلَي نَهْجِ الْاءِسْتِقَامَةِ وَ اَعِذْنَا فِي الدُّنْيَا مِنْ مُوجِبَاتِ النَّدَامَةِ يَوْمَ الْقِيَامَةِ وَ خَفِّفْ عَنَّا ثَقِلَ الْاَوْزَارِ * وَ ارْزُقْنَا عِيشَةَ الْاَبْرَارِ * وَ اكْفِنَا وَ اصْرِفْ عَنَّا شَرَّ الْاَشْرَارِ * وَ أَعْطِقْ رِقَابَنَا وَ رِقَابَ آبَائِنَا وَ أُمَّهَاتِنَا وَ اِخْوَانِنَا مِنَ النَّارِ بِرَحْمَتِكَ يَا عَزِيزُ يَا غَفَّارُ* اِنَّكَ عَلَي كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ * وَ الْاءِجَابَةِ جَدِيرٌ * وَ الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبَّ الْعَالَمِينَ* Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Аллааһуммә иннәә нәсәлүкә минәннигмәти тәмәәмәһә. Вә минәль-гысмәти дәүәәмәһә. Вә минәррахмәти шумууләһә. Вә минәль-гәәфийәти хусууләһә. Вә минль-гыйши әргадәһу вә минәль-гумри әсгәдәһу вә миль-ихсәәни әтәммәһу вә минәль-ингәәми әгәммәһу вә минәль-фәдли әгзәбәһу. Вә минәллүтфи әнфәгәһу. Аллааһуммә күнь ләнәә вәләә тәкүнь галәйнә. Аллааһуммә хтим биссәгәәдәти әәәәҗәәләнә вә хаккык биззийәәдәти әәәәмәәләнә вәкрун биль-гәәфийәти гудуввәнә вә әәәәсааләнә вәҗгәл илә рахмәтикә мәсыыйранә вә мә-әәәләнә. Вәсбуб сиҗәәлә гәфүикә гәләә зунуубинә. Вәмнүн гәләйнә би исләәхы гуйуубинә. Вәҗгәлит-тәкүә зәәдәнә вә фии дииникә иҗтиһәәдәнә вә кәләйкә тәвәккүләнә вә гтимәәдәнә. Аллааһуммә сәббитнә гәләә нәһҗиль истикаамәти вә әгызнә фиддүнйә мин мууҗибәәтин нәдәәмәти йәумәль кыйәәмити. Вә хаффиф гәннәә скыләль-әүзәәри. Вә рзүкнә гыйшәтәль-әбраари. Вә кфинә вәсрифнә гәннә шәрраль-әшраари. Вә әгтык рикаабәнә вә рикаабә әәәәбәәинә вә уммәһәәтинә вә ихүәәнинә минәннәәри. Бирахмәтикә йәә гәзиизү йәә гаффәәру. Иннәкә гләә кулли шәйин кадиир. Вә биль-иҗәәбәти җәдиир. Вәль-хәмдү лилләәһи раббиль-гәәләмиин. Доганың гомуми мәгънәсе: Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһның исеме белән башлыйм. Әй, Аллаһым, насыйп ит нигъмәтләрнең тулысын. Сакчылыкның дәвамын. Рәхәтеңнең бөтенен. Тән һәм җан тынычлыгының (һәрдаим) бар булуын. Тормышның матурын, гомернең бәхетлесен. Игелекнең иң олысын. Нигъмәтләреңнең күбесен. Өстенлекнең ләззәтлесен. Йомшаклыкның иң файдалы булганын. Әй, Аллаһым, безнең яклы бул, безгә каршы булма. Әй, Аллаһым, насыйп ит матур, күркәм әҗәл белән бүләкләнүне. Омтылган нәрсәләргә ирешүебезне арттыр. Көннәребезне һәм төннәребезне тыныч ит. Синең рәхмәтеңә омтылуны күңелләребезнең түренә урнаштыр. Гөнаһларыбызны кичер. Кимчелекләребездән арынып яшәргә насыйп ит. Изгелектә һәм динеңдә булган тырышлыгыбызны, диндарлыгыбызны һәм эшләребездә Сиңа тапшыруыбызны һәм таянуыбызны арттыр. Әй, Аллаһым, тугры юлда безне нык ит. Дөньяда безне кыямәт көнендә үкенергә мәҗбүр итә торган гамәлләрдән сакла. Гөнаһларыбызны кыямәт мизанында җиңел итеп, (изгелекләребезне авыр ит). Изгеләр тормышы белән яшәргә насыйп ит. Сакла безне бөтен начарлыклардан, арындыр безне бөтен начар кешеләрдән. Коткар һәм азат ит безне, әти-әниләребезне һәм кардәшләребезне җәһәннәм утыннан. Рәхмәтең белән (ирештер безне сораган бөтен нәрсәләргә) әй, Көчле һәм Гафу итүче (Раббым Аллаһ). Синең бөтен нәрсәгә көчең җитә. Һәм, әлбәттә, Синең теләкләребезгә җавап бирергә көчең җитә. Мактау булсын галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә.

Теги других блогов: молитва дога Хозыр галәйһиссәләм