Хәерле имин көннәр белән газиз дусларым!!!
Раббыбызның рәхмәте белән Рамазан аеның яңа көненә аяк бастык.Шушы тыныч илебездә, исән-имин уянганыбызга, үз аякларыбыз белән атлап киткәнебезгә,мул табыннарыбызга шөкерана кылып яшәргә насыйп булсын. Раббым бу иртәләрне хәерле һәм имин, көннәребезне уңышлы һәм хәвеф-хәтәрсез, кичләребезне күңелле һәм матур, төннәребезне тыныч һәм айлы итсен.Раббыбыз бүләк итеп биргән бу нигъмәтләргә разый булып, изге гамәлләр кылып, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, дус-тату булып яшәргә насыйп итсен.
Бисмиллалар әйтеп, сәхәр ашап,
Укыдык без сәхәр догасын.
Һәм ниятләп уразага кердек,
Рәхмәтеңне салчы, Ходаем!!!
Ураза тотучы дусларыма Раббым күркәм сабырлыклар, туры юлдан адашып йөрүче дусларымны иман-ислам юлына күндерсә иде. Калган гомерләребезне тыйганнардан тыелып, кушканнарны үтәп яши алсак иде. Инде мәңгелек йортларыбызга күчкәндә соңгы сүзләребез Лә Иллаха Иллалаһы кәлимәсе булып, иманлы коллардан булып, рәхмәтеңә, җәннәтеңә ирешергә һәрбарчаларыбызга да насыйп итсән иде. Әмин